Лаешның тернәкләндерү үзәгендә гидротерапия ысулы актив кулланыла

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге бассейн шартларында су белән тернәкләндерү үткәрү өчен “Кама“ спорт-сәламәтләндерү комплексы белән хезмәттәшлекне дәвам итә.

ЛФК инструкторы җитәкчелегендә балалар әти-әниләре белән кинезиологик күнегүләр эшлиләр. Хәрәкәт эшчәнлеге бозылган тәрбияләнүчеләрнең күбесе суда үзләрен коры җирдәгегә караганда яхшырак хис итәләр. Су балага мөстәкыйль хәрәкәтләнү шатлыгын, үзенең нәтиҗәгә ирешергә сәләтле булуын тоярга ярдәм итә. Бу үз гәүдәңә карата яңа уңай мөнәсәбәт формалаштыра.

-Суның уникаль үзенчәлекләрен файдалану тернәкләндерү процессын бала өчен җәлеп итәрлек һәм нәтиҗәле итә, - дип ышана ата-аналар.

Елена Кузнецова, педагог-психолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International