Узган атнада Спас районында белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында волейбол буенча зона ярышлары булды. Алар ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасына туры китерделәр. Турнирда сигез команда катнашты. Зиннур Шакирҗанов җитәкчелегендәге Лаеш районы коллективы өченче урын алды.
2026 елның 1 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлеге җитәкчесе — Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында гражданнарны читтә кабул итү үткәрде.