Машина йөртүчеләрне кышкыча “киенергә“ мәҗбүр итәчәкләр

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Быелдан кышкы чорда машинада җәйге резина белән йөргән өчен штраф салачаклар.

Моннан соң бозлы һәм кар салган юлларга җәйге резина белән чыгучыларны 500 сум күләмендә штраф көтәчәк. Шипалы һәм шипасыз шиннарны бер тапкыр кую өчен дә шуның кадәр түләргә кирәк. Вазифаи затларга шушы ук бозу өчен җәза күләме биш мең сумнан сигез меңгә кадәр булачак. Исегезгә төшерәбез, машина көпчәге калдырган эзнең тирәнлеге 4 миллиметрдан ким булмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International