Татарча көрәш буенча ярыш.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
15 февраль көнне Хәерби мәктәбе бинасында совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуы көне уңаеннан, авылдашыбыз Билалов Илфар Низам улы истәлегенә татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта районның 7 мәктәбеннән 71 көрәшче катнашты. Бәйрәмебезгә бик куп мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында район башлыгыбыз М.П.Афанасьев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе А.А.Новиков, танылган спорт остасы М.Ш.Таһиров та бар иде. Ярыш тантаналы төстә башланып китте. Авылдашыбыз, әфган сугышы корбаны Илфар Низам улы Билаловның тормыш юлы, кылган батырлыклары, тыныч тормышта спорт буенча ирешкән уңышлары турында мәгълумат бирелде. Спортчы егетләр И.Билаловка лаеклы алмаш булуларны келәмдә күрсәттеләр. Ярыш җиңү һәм җиңелүләрдән тора. Быел да Хәерби урта мәктәбе командасы, инде унынчы мәртәбә җиңү яулады. Күчмә кубок тагын бер елга безнең мәктәптә калды. Бу җиңү мәктәптә спорт һәм тәрбия эшенең оешкан төстә алып барылуын күрсәтә. Килгән кунакларга бәйрәм бик ошады. Алар мәктәбебездә эшләп килүче музейга да керделәр һәм андагы экспонатлар белән таныштылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерлек барган чорда бу чараның оештырылуы бик зур әһәмияткә ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International