Түбәдән карны төшерегез!

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Февраль – карлы ай, яз килер алдыннан һава торышы безне мул кары белән шатландырыр әле. Балалар туйганчы чана шуа, кар фигуралары әвәли алыр... Әмма балалар шатлыгыннан тыш карның күп кенә проблемалар алып килү куркынычы да бар.

Автосөючеләр юлның кар салган участокларын узганда үзләренә генә таяна, җәяүлеләргә дә җиңел түгел. Түбәләрдән кар капламнары салынып тора, алар теләсә кайсы мизгелдә аска шуып төшәргә мөмкин.

Шәһәр хакимияте предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә үз биналары түбәләрен кар-боз массаларыннан чистартуны йөкли.

-Әлеге күрсәтмәләр үтәлмәгән очракта вазифаи затларны административ җәза көтә, - дип кисәтә Лаеш районы прокуроры ярдәмчесе Артём Стебо. - Әгәр кар ташкыны кеше сәламәтлегенә зыян китерә икән, алар җинаять җаваплылыгыннан кача алмаячак. Шулай ук административ-техник инспекция дә күрсәтмә бирә һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзи ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International