Ел хатын-кызын һәм ир-егетен сайладылар

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Хатын-кызлар - нәфис һәм назлы затлар, - дип өйрәтә безне кечкенәдән классик әдәбият. Шул ук вакытта алар бик төрле һәм чәчәк кебек ачылырга сәләтле. Моны бу юлы Лаешта үткән “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы“ республика конкурсының зона этабы да раслады.

Республиканың 50 дән артык хатын-кызы төрле номинацияләрдә чыгыш ясады: “Хатын-кыз - ана“, “Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият“, “Хатын-кыз - лидер“, “Хатын-кыз - бизнес-леди“, “Өченче яшь герое“...

Конкурсны район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина ачты:

-“Ел хатын-кызы“ һәм “Ел ир-егете“ исеменә дәгъва итүчеләр – үзләренең эшлекле сыйфатларын, иҗади потенциалларын ижтимагый тормышның бар өлкәләрендә уңышлы гамәлгә ашыручы кешеләр. Алар – профессионаллар, әмма шул ук вакытта искиткеч әниләр һәм әтиләр дә.

Лаешлылар бар номинацияләрдә чыгыш ясап, өчесендә  җиңү яулады. Аларның иң мөһиме, бәхәссез, “Хатын-кыз - ана“. Эшләргә, хәйриячелек белән шөгыльләнергә, шул ук вакытта үз-үзләрен карарга өлгерүче һәм гади, игелекле хатын-кыз булып кала алучы күп балалы әниләр мактау һәм рәхмәткә лаек.

Усадыдан Алсу Вәлиева – җиде бала әнисе. Аларның бишесе – тәрбиягә алынган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Берсеннән-берсе кечкенә бишлек әниләре белән сәхнәгә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International