Россия ЮХИДИ хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов Кече Елга авылыннан Равилә Вәлиуллинага Дәүләтавтоинспециясенең 80 еллыгы хөрмәтеннән уздырылган ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аның гаилә әгъзалары арасында әдәби иҗат республика смотрындагы “Әдәби сүз” номинациясендә 1 урынны яулаган өчен диплом тапшырды. Равилә Багаутдиновна – Россия ЮХИДИсенең Лаеш буенча бүлек җитәкчесе Ильдар Вәлиуллинның әнисе.