Бүген Лаеш районында Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн җитәкчелегендәге Австрия делегациясе Лаеш районында булдылар. Алар җирле мәдәният, гореф-гадәтләр һәм традицияләр белән кызыксындылар. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Австриягә барган иде, анда Казан белән Вена арасындагы хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. Мәдәни өлкәдә тәҗрибә туплау максатыннан делегация Лаеш районындагы Никольское авылында булдылар, монда алар рус мәдәнияте гореф-гадәтләре, җирле авылларның тарихы һәм бүгенге яшәеше белән таныштылар. Кунакларга “Каравон” фестиваленең барлыкка килү тарихын сөйләделәр, шулай ук алар рус фольклоры бәйрәме музеенда, харовод аланынында һәм чиркәүдә булдылар, җирле талантларның һәм “Каравон” ансамбленең чыгышларын күрсәттеләр. Делегацияне Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да сәләмләде. “Австрия-Россия дуслыгы җәмгыятенең рус мәдәнияте белән кызыксынуы бездә соклану уята. Сезнең визит – мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуның яхшы башлангычы, бе шулай сезнең белән башка тармакларда да хезмәттәшлек итәргә телибез” – диде Михаил Афанасьев. Үз чиратында, Айрат Сибагатуллин әлеге очрашуларның халыкларның якынауюына китерүен ассызыклады, бу исә илләр арасындагы мөнәсәбәтләр өчен бик мөһим: “Сезнең ярдәм белән без Австриядә Татарстан мәдәнияте көннәре, шулай ук Татарстанда Австрия мәдәнияте көннәре оештыра алырбыз дип өметләнәм”.
Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн Татарстан һәм Лаеш районы җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде. “Австрия белән Татарстан арасында зур мәхәббәт дип әйтәсем килә. Монда мин үземне өемдә кебек хис итәм, чөнки монда безне йөрәк һәм күңел белән каршы алалар” – дип, чыгышын йомгаклады Флориан Стерманн. “Без зур кызыксыну белән сезнең илегездә булдык һәм мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең монда чәчәк атуын күрдек” – дип өстәде Австрия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Рудольф Новак.
Соңыннан Австрия кунаклары Никольское авылы клубында каймак белән рус коймакларыннан авыз иттеләр.
Лаеш районы матбугат хезмәте