Ваемсызлыкка – юк! Миһербансызлыкка – юк! Нарокоманиягә – төпле юк!

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре укучылар өчен презентация карау белән бергә “Ваемсызлыкка – юк! Миһербансызлыкка – юк! Нарокоманиягә – төпле юк!” дигән чара уздырды. Аның максаты булып укучыларга наркотикларның сәламәтлеккә зур зыян китерүен, үсмерләрнең начар тәртибенә китүрен аңлату тора. Балаларга наркотикларның барлыкка килү тарихын, аның кеше организмына йогынты ясавы хакында сөйләделәр. Белгечләр наркотикларны куллануның зыянлы икәнлеген, аның кешенең акылына һәм спихикасына зыян китерүе турында аңлаттылар.

Чара ахырында белгечләр “Син наркотикларга “юк” дип әйтә аласынмы?” дигән сораштыру уздырдылар. Аның төп максаты – яшьләрне наркотикларны татып караудан саклау, ә татып караганнарга – тиешле ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International