4 октябрьдә Никольский авылы мәдәният йортында Өлкән кешеләр көне узды. Ветераннар өчен белорус драматургы ВасильТкачев пьесасы буенча “Один мужик на все село“ (“Без Егора будет горе“) спектакле күрсәтелде. Спектальдә тамашачыларның яраткан үзешчән артистлары – Морозова Татьяна, Конахина Лилия, Казакова Ольга, Комиссарова Жанна, Осетрина Светлана, Гурьянова Анастасия катнашты. Алар Германова Галина Михайловнаны илле яшьлек юбилее белән котладылар.
Бәйрәмгә килгәннәрне Никольский авыл җирлеге башлыгы Э.Х.Алиев бәйрәм белән котлады, аннан соң мәдәният йорты фойесында ветераннар өчен чәй табыны оештырылды.