16 декабрьдә Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Ул җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре катнашында үтте. Сәламәтлек саклау системасында коррупцияне киметү буенча эшләнгән эш турында доклад белән Елена Коробова – Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы чыгыш ясады. Район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы юл эшләрен башкарганда бюджет акчаларын рациональ файдалану турында доклад белән таныштырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте