Лаеш районы гаилә фермалары эше

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Бүгенге көндә районда 29 гаилә фермасы эшләп килә. Аларның 9ы югары технологияле. Аларда 50 миллион сумга продукция сатылган.
Узган чор эчендә фермалар 1135 тонна сөт (узган ел дәрәҗәсенең 112 %) (район өлешенең 7 проценты), 263 тонна ит (узган ел дәрәҗәсенең 107 %) җитештерелгән.
2016 елда  Гобәйдуллин Э.Х. КФХ 100 баш мөгезле эре терлек симертү буенча гаилә фермасын үстерүгә грант – 3573 мең сум алды. Ә В.Трусенев “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” программасы буенча кәҗәләр үрчетүгә 1500 мең сум. 
Мөгезле эре терлек симертү буенча Гафур Зарипов фермасы “Иң яхшы гаилә фермасы” номинациясендә иң яхшысы дип табылды, моның турында Кукмара районында узган авыл халкының һәм хуҗалык итүнең кече формаларының эшлекле активлыгын күтәрү  мәсьәләләре буенча киңәшмәдә билгеләп үттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International