“Татарстанның бидминтон өметләре” турниры йомгаклары

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

17-18 декабрьдә Казанның бадминтон үзәгендә “Татарстанның бадминтон өметләре” яшьләр беренчелегенең дүртенче финал этабы үтте.
2005-2006, 2007 елгы һәм яшьрәк катнашучылар арасында Лаеш районыннан 5 спортчы да бар иде (тренер Р.А.Джеджула). Алар Комлы Ковали мәктәбе укучылары Гусева Елизавета, Логинов Кирилл, Митянина Виктория, Егошина Виктория һәм Рыжов Богдан. 
Медаль зонасына 2 спортчы эләкте: Гусева Елизавета - парлы категориядә 2нче урын, Рыжов Богдан – ялгыз категориядә 2нче урын. Шулай ук Рыжов Богданның парлы категориядәге чыгышын да билгеләргә кирәк, ул Әлки районыннан көндәше белән 5нче урын ала.
4 этап йомгаклары буенча Гусева Елизавета һәм Рыжов Богдан бүләкләр һәм ТРның бадминтон федерациясе грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International