Нармонка авыл җирлегенең яңа эш башлаучы фермеры

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

 

21.12.2016

Нармонка авыл җирлегеннән яңа эш башлаучы фермер Михаил Трусенев «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2015-2017 годы» федераль ведомство программасы буенча грантка ия булды. Программа шартлары буенча (грантның һәр 500 мең сумына 1 эш урыны булдыру) фермер тарафыннан 3 өстәмә эш урыны булдырылган. Яңа эш башлаучы фермер грант чикләрендә 50 савым кәҗәсе асрау өчен ферма төзергә планлаштыра.

Моннан тыш, ул 2017 елда ТР икътисад министрлыгының “Лизинг-грант” программасы буенча ташламалы шартларда лизинг килешүе буенча аванс акчаларын түләү буенча чынлыктагы чыгымнарны кайтаруга конкурста катнашуга гариза тапшыра ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International