Кадерле дуслар! Республиканың ветеринария хезмәте сезнең барыгызны 25 декабрьдә Игенчеләр сарае янындагы паркта булачак “Хайваннар дөньясы” бәйрәменә чакыра. Бар кунакларны кызыклы һәм мавыктыргыч программа көтә. Лаеш районын анда “Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ тәкъдим итәчәк. Алар палатка куялар, аны яңа елча бизиләр, анда Лаеш районында җитештерелгән продукция куелган өстәлләр урнаштырылачак. Һәркем аларны татып карый алачак, ә безнең район артистлары сезгә шәп кәеф бүләк итәчәк!
Барыгызны түбәндәге адрес буенча көтәбез: Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт. Чара 10 сәгатьтә башлана.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте