Бүген Лаеш районында РФның элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров булып китте

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген РФның элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Лаеш районында “Казан” халыкара аэропорты белән янәшә урнашкан “Россия почтасы”ның логистик үзәгендә булды. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып йөрде. Николай Никифоров логистик үзәк эше белән танышты һәм аның хезмәткәрләре белән аралашты.
Логистик үзәк хәзерге вакытта тест режимында эшли, финанслау күләме 2 миллиард сумнан артыграк тәшкил иткән. Беренче этапта анда 800 кеше мәшгуль булачак, киләчәктә штат 1000 кешегә кадәр һәм күбрәккә арттырылачак. Бу үзәк Татарстанга якын булган биш төбәк өчен почта һәм  язма корреспонденцияләрне эшкәртәчәк. Ул тәүлегенә 1 миллионга кадәр почта белән җибәрелгән әйберләрне эшкәртә алачак.
Хәзерге вакытта ТРда 1 мең почта бүлеге бар, аларның 851е авылда. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International