Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның 17декабреннән 19ына кадәр Мәскәүдә ятим балалар һәм әти-әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел чыршысы үткәрде. Безнең балалар йортыннан чыршыга Лукин Вадим барды.
Яңа ел чыршысында башкалага Россиянең бар төбәкләреннән килгән 1000 бала катнашты.
Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгы ятим балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләрне Яңа ел алдыннан Мәскәүдә беренче тапкыр җыя. “Россия” театрында булган «Золушка» яңа ел бал-мюзиклы төп вакыйга булды, монда балаларны татлы сюрприз да көтә иде. Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры О.Ю.Васильева котлады. Театр фойесында балаларны сюрпризлар көтте, зур курчаклар белән фотога төшәргә, биткә матур рәсем ясарга һәм конкурсларда катнашырга була иде.
Мәскәүдә балаларның һәр көненең программасы тыгыз булды. Шул исәптән балалар атаклы «Москвариум»да булдылар, анда диңгез флорасы һәм фаунасы вәкилләре белән таныштылар.
Бу сәяхәт балалар хәтерендә озакка калыр.