26.12.2016
Мәктәп каникулы көннәрендә кече сыйныфлар укучылары Габишево авылы китапханәсенә Э.Т.А. Гофманның искиткеч "Щелкунчик и Мышиный король" әкияте белән очрашуга чакырылдылар. Башта балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Аннан соң алар бик рәхәтләнеп әкият буенча төшерелгән мультфильм карадылар. Соңыннан алар әкиятнең аерым эпизодлары турында фикер алыштылар һәм аның эчтәлеге буенча зур булмаган викторина сорауларына җавап бирделәр.
2016 елда немец романтик язучысы Эрнест Теодор Амадей Гофман тууга 240 ел һәм аның «Щелкунчик и Мышиный король» раштуа әкияте язылуга 200 ел тулды. «Щелкунчик» - сихерләнгән зыялы һәм искиткеч принц, яхшы күңелле һәм фидакарь кыз Мари һәм аларның дошманы – күселәр короле турындагы әкият.
Лаеш шәһәре муниципаль берәмлегенең үзәк китапханәсе