Лаеш ветеринарлары Казан шәһәрендә ярминкәдә катнаштылар

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

25 декабрьдә Казан шәһәрендә  республика районнарының ветеринария берләшмәләре оештырган быелгы соңгы "Животный мир у Дворца Земледельцев" авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда үз продукциясен Татарстанның төрле почмакларындагы авыл хуҗалыгы продприятиеләре тәкъдим итте. Шунда ук Лаеш утары да оештырылды, анда бәйрәм кунаклары тәмле пылау һәм кайнар чәйдән авыз итә алдылар. Ярминкәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде, ул республика районнары ветеринария хезмәтләренә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды. "Лаишевское РГВО" җитәкчесе Олег Портнов та яңа машинага ия булды. Ярминкәгә килүчеләр өчен Терлекчеләр сарае янында матур концерт оештырылды. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International