Узып баручы елның соңгы көннәрендә купшы һәм матур итеп бизәлгән чыршы басып торган спорт залына Ташкирмән мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Бар балалар да карнавал костюмнарыннан иде. Барысының да кәефе күтәренке, яңа елча. Чыршы янында җыелганнарны Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройлары сәламләде (Убырлы карчык, Маймыл-Анфиска, Әтәч, Пингвин-Пломбир). Алар бар балаларны төрле конкурсларда катнашырга чакырдылар. Күңелле музыка астында Кар кызы чыршы тирәли әйлән-бәйлән ясады. Балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар һәм конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмдә якынлашып килүче елның төп символы – Әтәч тә катнашты. Бәйрәм барышында балалар Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан призлар һәм тәм-томнар алдылар. Балалар өчен бу тамаша тәрбия эше буенча директор урынбасары Сержанова Светлана Махмудовна тарафыннан 7 сыйныф кызлары катнашында оештырылган. Бик зур рәхмәт аларга!