“Коляда килде – капкаларны ач”

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен театр элементлары белән «Пришла коляда – отворяй ворота» фолщклор бәйрәме үткәрделәр.
Чара кысаларында балалар Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү гадәтләре һәм йолалары бәлән таныштылар. Аларның берсе – Святки. Бу көнне төрле киемнәр киенгән яшьләр өйдән-өйгә йөреп хуҗаларга святка колядаларының үтәлүен теләгәннәр. Чара барышында балалар төрле колядалар тыңладылар: «На прославление Христа», «На прославление хозяев», «На хороший урожай», «Шуточные колядки» һәм башкалар.
Багулардан башка нинди Раштуа ди! Алып баручы балаларга киләчәкне багуның төрле ысуллары турында сөйләде.
Укучылар бик теләп “тылсымлы” кувшиннан 2017 елга теләкләр тартып алдылар.
Чара азагында “Пряники русские” җыры астында алып баручылар балаларны «козулькалар» - хайваннар һәм кошлар фигуралары рәвешендәге печеньелар белән сыйладылар, элек хуҗабикәләр өйгә килгән яшьләрне шулар белән сыйлый торган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International