Лаешта яңа ел чыршысы кабынды

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Лаеш шәһәрендә шәһәрнең яңа ел чыршысын ачу булды. Район башлыгы Михаил Афанасьев шәһәр кешеләрен һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул узган елның вакыйгаларга бай булуын билгеләде: Лаеш районына Мәскәү һәм бар Русь патриархы Кирилл килде, республика педагогларының август конференциясе үтте, “Кама диңгезе” җилкәнле регатасы һәм “Каравон” рус фольклоры фестивале гадәттәгечә югары дәрәҗәдә оештырылды. Михаил Афанасьев уртак эшкә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт белдерде. “Әмма без моның белән туктап калмаячакбыз, 2017 елда безне юбилейлар көтә: Лаеш районына 90 ел, Лаеш шәһәренә – 460, “Каравон”га - 25, “Кама диңгезе”нә – 5, 1нче гимназиягә 200 ел. Барлык чараларны да лаеклы үткәрербез дип ышанам, чөнки без бергәләп теләсә нинди мәсьәләләрне дә хәл итәргә сәләтле”, - дип өстәде район башлыгы. Ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләде. Аннан соң барысын шатландырып шәһәрнең яңа ел чыршысы кабынды. Соңыннан Михаил Афанасьев биналар һәм территорияләрне яңа елга бизәү буенча конкурс-смотр җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. 
Бәйрәм яктылык һәм утлы шоу белән дәвам итте. Әлбәттә, кунаклар янына балалар озак көткән  Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Чара яңа, 2017 ел хөрмәтенә матур салют белән тәмамланды. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International