Яңа ел стартлары 2016

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

27 декабрьдә “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003-2009 елгы балаларны башлангыч әзерләү төркемнәре арасында мәктәп эчендә йөзү буенча «Новогодние старты 2016» ярышлары үтте.
Ирекле стильдә һәм аркада йөзү буенча 25 м дистанцияләрендә, ирекле стильдә һәм аркада йөзү буенча 50 м дистанцияләрендә 54 спортчы катнашты. 25 м дистанциясендә тренер Гельм Е.В. тәрбияләнүчеләре Коровина Вера һәм Башкиров Петр иң яхшылары булды.
50 м дистанциясендә Чеканова Ксения (Гельм Е.В.), Хайбуллин Эмиль (Садыйков Р.М.), Хәмидуллин Ильяс (Гельм Е.В.), Аверьянов Кирилл (Садыков Р.М.), Нуруллина Ралина (Гельм Е.В.) иң яхшылары иде.
2010 елгы Галиаскарова Ева (тренеры Гельм Е.В.), иң яшь катнашучы буларак, конкурстан тыш чыгыш ясады. Ул ирекле стильдә 25 м араны йөзеп үтте.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегеннән иң яхшы спортчыларга бүләкләрне комплекслы балалар һәм үсмерләр  спорт мәктәбе директоры Д.М.Гайнетдинов тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International