Лаеш шәһәре “Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты” республика конкурсында җиңүче булды

2016 елның 30 декабре, җомга

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2016 ел өчен “Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты” республика конкурсына йомгак ясадылар. Лаеш шәһәре анда мактаулы 2 урынны яулады, министрның беренче урынбасары Алексей Фролов кулыннан бүләкне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлев алды.
Кадерле дуслар! Без барыбыз да соңгы вакытта шәһәребезнең ничек үзгәрүен, узып баручы 2016 елда да күп нәрсә эшләнүен күрәбез. Әмма бу чик түгел, алда безне тагын да зуррак үзгәрешләр көтә. 2017 елда Лаеш үзенең 460 еллыгын билгеләп үтә һәм бу юбилей тарихка кереп калачак. Без бер команда булып алгарышка һәм шәһәребезнең чәчәк атуына таба барабыз.
Без барлык шәһәр кешеләрен һәм безнең кунакларны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!
 ТР Лаеш шәһәре матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International