Комлы Ковали мәктәбе яңалыклары

2016 елның 30 декабре, җомга

Комлы Ковали мәктәбе 145 еллыгын бәйрәм итте. Бу бәйрәмдә мәктәпне тәмамләганнар, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары катнашты. Мәктәп турында җылы сүзләр, ветераннарны котлаулар яңгырады, конкурслар җиңүчеләрен һәм иң яхшы укучыларны бүләкләделәр.


Комлы Ковали мәктәбендә яңа ел. “Өлкән сыйныф укучылары советы” әгъзалары башлангыч мәктәп укучылары өчен яңа ел тамашасы әзерләгәннәр. Шүрәле, Бичура, Убырлы карчык, Кар бабай һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы. Бәйрәм бик яхшы булды.

Яңа ел алдыннан Комлы Ковали мәктәбе укучылары КВН уйнады. Мәктәп юморы, өй эше, киләчәкнең мәктәп формасын күрсәтү – боларның барын да командалар күңелле итеп, азарт белән һәм дәртле итеп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International