Пенсионерларга 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 13 гыйнвардан 28енә кадәр бирәчәкләр. Элек быелның гыйнварында Россия пенсионерлары пенсия һәм даими социаль түләүләрдән тыш бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны да алачак дип хәбәр ителгән иде. Россия Пенсия фонды искәртә, түләүләр түләү эшендәге документлар нигезендә башкарылачак. ПФР хәбәр иткәнчә, хат ташучылар түләүне пенсияне 13енә кадәр алучыларга гыйнвар өчен пенсия белән бергә 13еннән соң түләү чоры беткәнчегә кадәр китерәчәкләр. Шундый ук сроклар – 13еннән 28 гыйнварга кадәр – пенсияне “Россия почтасы” аша түгел, ә кредит һәм башка оешмалар аша алучы пенсионерлар өчен дә гамәлдә.
Бер тапкыр бирелүче түләүләргә пенсия фонды бюджетына быелга салынган 221,7 миллиард сум тоту каралган.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте