“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә яңа 2017 елда беренче “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Анда узган яңа ел каникуллары, агымдагы мәсьәләләр һәм быелга планнар турында фикер алыштылар. Шулай ук район башлыгы Михаил Афанасьев Роспотребнадзорның ТР идарәсенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы Ирина Карпованы туган көне белән котлады. Ул Ирина Николаевнаның җаваплы җитәкче булуын, нәтиҗәле эшләвен һәм күп коллегалары өчен үрнәк булып торуын  билгеләде. Михаил Афанасьев аңа нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык эшләрендә уңышлар теләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International