2017 елның 16 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Лаеш муниципаль районының авыл җирлекләрендә Лаеш муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьев, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм район звеносы җитәкчеләре катнашында “2016 елда авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшчәнлеге турында” мәсьәләсе буенча авыл җирлекләре Советларының отчет утырышлары булачак.
Җыеннарны үткәрү графигы район сайтында һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының мәгълүмати стендларында урнаштырылган.
Өстәмә мәгълүмат өчен сез район авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итә аласыз.
Сезнең район башлыгына һәм төрле хезмәтләр җитәкчеләренә үзегезне кызыксындырган сорауларны шәхсән бирү һәм аларга җавап алуның тагын бер мөмкинлегегез бар.