Акциянең девизы: «Возьми – если хочешь.
Верни – если сможешь!».
Акциянең максаты: Ирекле китап алмашу ярдәмендә балаларны укуга һәм китапханәгә җәлеп итү.
Китапханә абонементында ясалган күргәзмәдә балалар өчен танылган балалар язучылары Г.Остер, А.Волкоа, Э.Сэтон–Томпсон, В.Бианка, К.Булычев һәм башкаларның әсәрләре тәкъдим ителгән. Фантастика һәм маҗаралар яратучылар күргәзмәдә Р.Сабатини, С.Хаггарт, Д.Ф.Купер әсәрләрен таба ала.
Корал яратучы яшь кешеләрнең игътибарын ТР Милли музееның Х гасыр кылычларыннан башлап XIX гасыр уртасы револьверы белән төгәлләнүче экспонатлары тәкъдим ителгән альбом җәлеп итәр.
Һәр бала үзенә ошаган китапны ирекле төстә ала, укый һәм үз фикерен калдыра ала. Теләк булганда китапны китапханәгә кире кайтармаска, ә үз дусларыңа һәм танышларыңа укырга тәкъдим итәргә була.
Һәр баланың өй китапханәсендә башка балалар өчен дә кызыклы булырлык китаплары бардыр. Теләге булган һәркем бу китапларны китапханәгә башкалар файдалануына тапшыра ала.
Бергә укыйбыз! Һәр җирдә укыйбыз! Кычкырып укыйбыз!