11 гыйнвар шактый “әдәпле” халыкара дата. Сезнең авыздан чыгучы рәхмәт сүзләре тәрбия һәм мәдәнилек турында сөйли. Гади, әмма әһәмиятле “рәхмәт” сүзе безнең тормышны шактый җиңеләйтә, чөнки нәкъ менә әдәпле кешегә карап елмаялар, башка кешеләр аңа игътибар итәләр. Бу сүз әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итә. Бүген Ташкирмән мәктәбендә барлык укучылар да үз сыйныфташларына һәм укытучыларына бер сәбәпсезгә дә “рәхмәт” сүзе әйтергә тырыштылар. Без һәркөнне бер-беребезгә “рәхмәт” әйтергә тиешбез, шуның өчен истә тотарга кирәк: чын рәхмәт ул саф йөрәктән чыгарга тиеш. Янәшәгездәгеләргә, үзегез яраткан һәм югары бәяләгән һәркемгә бүген рәхмәт әйтегез. Һәм исегездә тотыгыз: “рәхмәт” – ул якты һәм җылы сүз, шулай булгач, бүген үк үзегезгә якын кешеләрегезне җылытыгыз!