Лаеш районы ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2016 елда 127 туй булган, ә 102 пар аерылышкан. 313 бала теркәлгән (2016 елның 1 декабренә балалар туу халык үлеменнән артыграк).
Иң өлкән яшьтәге кияүгә 73 яшь тулган, ә аның кәләшенә – 69 яшь. Иң яшь кәләшкә 19, аның киявенә шулай ук 19 яшь.
Узган елда 56 яшьлек ир-ат һәм 43 яшьлек хатын-кыз иң өлкән әти-әни булалар. Ә иң яшьләре – 20 яшьлек әти һәм 18 яшьлек әни.
14 гаилә пары 50 ел бергә яшәгән, 8 гаилә 60 ел яшәгән һәм берсе 65 ел бергә яшәүләрен билгеләп үткән.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте