Куюки авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Куюки авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды, анда район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты. Сессиядә узган 2016 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы 2017 елга бурычлар билгеләделәр. Шулай ук авыл эшчәннәре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. 
Утырыш алдыннан Илгизә Тимершина Куюки авылында Руслан Латыйповның терлекчелек хуҗалыгында булды. Терлекләрнең тышкы абзары һәм хуҗалык тирәсендәге территория буйлап таныштыру экскурсиясе барышында барлык мөгезле эре терлек баш саны, азык запаслары, шулай ук файдаланыла торган техника тәкъдим ителде. Руслан Латыйпов әйткәнчә, ирешелгән уңышлар ел саен сөт савып алуны арттырырга мөмкинлек бирә, ә баш санының табигый артуы киләчәккә яхшы перспектива тәэмин итә.
Терлекчелекне һәм шәхси фермерлыкны үстерүгә республика һәм Лаеш районы җитәкчелеге тарафыннан актив ярдәм күрсәтелә, моңа хуҗалык җитәкчесен Илгизә Тимершина шәхсән ышандырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International