Эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне”

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Роспотребнадзорның ТР идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге 2017 елның 18 гыйнварында эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә. 
Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркемгә аңлаешлылыгын күтәрү максатында Роспотребнадзорның ТР идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге (алга таба - территориаль бүлек) 2017 елның 18 гыйнварында 14 тән 16 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” оештыра. 
Эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр”нең бердәм көне территориаль бүлектә ай саен айның өченче чәршәмбесендә үтә.
“Ачык ишекләр”нең бердәм көне максаты - Роспотребнадзорның ТР идарәсе компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультацион ярдәм күрсәтү. Алдан язылу таләп ителми.
Территориаль бүлек район эшмәкәрләрен ТР, Лаеш районы, Лаеш шәһәре, Маяковский урамы, 19 А йорт адресы буенча көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International