Бүген балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту – илне үстерүнең стратегик бурычларының иң әһәмиятлеләренең берсе. Галимнәр раслаганча, кеше сәламәтлеге бары 7-8 %ка гына сәламәтлек саклау системасыннан тора, ә яртысыннан артыгы аның яшәү рәвешенә бәйле. Шуңа күрә Лаешның “Березка” балалар бакчасында коллектив белән эшләү физик культура буенча өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу уеннар, физкультминуткалар сайлау, семинарлар оештыру гына түгел, хәрәкәт активлыгы да. Атна саен педагоглар белән хәрәкәтчән уеннар, уен-конкурслар, уен-эстафеталар үткәрәләр. Өлкәннәр бик теләп буыннар гимнастикасы белән шөгыльләнә, сулыш күнегүләре ясыйлар. Күңелле стартларда аларга тиңнәр юк, чөнки 20 минутка гына булса да үзеңне “өлкән кеше” итеп түгел, ә “бала” итеп тою мөмкинлеге бар.