Урта Девятово авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Урта Девятово авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.
Сессия алдыннан ул Урта Девятово мәктәбе фойесындагы күргәзмә экспозициясен карады. Анда укучылар һәм авылның актив кешеләре үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Михаил Фадеев җирле кешеләрнең талантын һәм осталыгын югары бәяләде.
2016 елдагы эшчәнлек һәм 2017 елга планнар турында Урта Девятово авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова чыгыш ясады. Аннан соң авыл хезмәтчәннәре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Аерым алганда, кешеләр урамнарны яктырту, юллар салу һәм авыл җирлеген тулаем төзекләндерү темаларын күтәрделәр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International