Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр һәм аның кунаклары Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Башта Могҗизалар тудыручы изге Николай чиркәвендә Сергий атакай илаһи литургия үткәрде, аннан соң шәһәр кешеләре тәре йөреше белән Кама яры буенда урнашкан иорданьга төштеләр. Сергий атакай суны изгеләндерде һәм теләге булганнар анда коенып чыктылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте