Рождествено авылы китапханәсе кече мәктәп яшендәге балалар өчен "По страницам Красной книги" таны-белү дәресе үткәрде. Чара Экология елына туры китерелде һәм Рождествено мәктәбендә үтте. Балалар виртуаль сәяхәткә чыктылар һәм Кызыл китапның ни өчен кирәк булуын һәм ничек ясалганын белделәр. Чара барышында укучылар китапның төрле төстәге битләрен тәкъдим иттеләр. Төсләр теге яки бу хайванның яки үсемлекнең нинди хәлдә булуын күрсәтә. Мәсәлән, зур мөгезле боланнар һәм кылыч тешле тигрлар кебек инде юкка чыккан хайваннар кара битләргә язылган. Моннан тыш, балалар төбәк китабын – ТРның Кызыл китабын кулларына тотып карый алдылар. Әңгәмә барышында җанлы һәм кызыклы диалог килеп чыкты. Чара слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды.