"Береги свою планету - ведь другой похожей нету!" экология сәгате

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Державино авылы китапханәсе 6-7 сыйныф укучылары өчен «Береги свою планету – ведь другой похожей  нету!» темасына экология сәгате үткәрде. Чара барышында анкета уздырдылар, ул безнең җирлектә балаларга матур табигать, елгалар, күлләр, саф һава ошаганын күрсәтте. Ә ошамаган нәрсәләр: законсыз чүплекләр, пычрак сулыклар. Шулай ук балаларның табигать турында әдәбият укырга, үз туган якларын яратуы, кече Ватаннарының экологик иминлеге турында кайгыртуы, районыбызда экологик хәлнең яхшырак булуын теләүләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда өлкәннәргә ярдәм итәргә әзер булулары ачыкланды. Укучыларга  «С любовью к живой природе» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International