Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләү

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның гыйнварында Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы булган гражданнарга 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне китерү гамәлгә ашырыла.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне китерү 2017 елның 26 гыйнварына кадәр башкарылачак. Әгәр граждан нинди дә булса сәбәпләр аркасында әлеге акчаны гыйнварда алмый икән, ул аны февраль пенсиясе белән бергә алачак.

ПРФның Лаеш районы идарәсе

Белешмәләр өчен телефон: 2-52-41, 074.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International