Лаешның үзәк балалар китапханәсендә китап укучылар игътибарына Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара премия лауреатлары – 2017 ел юбилярлары белән таныштыручы күргәзмә-карау тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә теләге булган һәркем дөньяның төрле илләреннән лауреатлар – балалар язучылары иҗаты белән таныша ала: Элинор Фарджон – инглиз әкиятчесе, премиянең беренче лауреаты булган, Т.А.Маврина – рус рәссамы-иллюстраторы, Сесиль Бёдкер, Астрид Линдгрен, Лиджи Божунг, Кэтрин Патерсон һәм башкалар.
Күргәзмәдә шулай ук 2016 ел лауреатлары турында мәгълүмат та тәкъдим ителә. Алар - Цао Вэнь – Сюань – Кытайның балалар язучысы һәм Бернер Ротраут Сузанна немец балалар язучысы һәм иллюстраторы.