Анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Гражданнар җыены алдыннан алар авыл мәктәбе фойесында җирле осталарның эшләре экспозициясен карадылар.
2016 елда Совет эшчәнлеге һәм 2017 елга бурычлар турында отчет белән җирлек башлыгы Илнур Габидуллин чыгыш ясады. Отчет утырышында гражданнар шикаятьләре дә каралды, аларның һәрберсе буенча район башлыгы Михаил Афанасьев җавап бирде һәм җаваплы органнарга кирәкле күрсәтмәләр бирде. Ул халык мәшгульлегенә игътибар бирергә чакырды, чөнки бүген авыл бары тик гаилә фермаларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм шәхси эшмәкәрлекне үстерү аркасында гына исән кала ала. “Бүген авылның төп проблемасы – үлүчеләр санының туучылар саныннан зуррак булуы. Мәктәп һәм балалар бакчалары балаларга мохтаҗ”, - диде район башлыгы.
Айрат Сибагатуллин Татарстанда мәдәният торышы турында сөйләде. Ул Лаеш районының әлеге тармакка шактый зур игътибар бирелә торган районнарның берсе булуын билгеләде. Министр аңлавы һәм ярдәме өчен Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерде. Айрат Сибагатуллин, җирле талантлар көче белән концерт оештыралар икән, Пәрәү авылына килергә вәгъдә бирде.
Ахырда Михаил Афанасьев башкалар алдында үзен күрсәткән авыл кешеләренә бүләкләр тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте