Олы Кабан авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Гражданнар җыенында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Сессия башланыр алдыннан авыл хезмәтчәннәре өчен концерт оештырылды. Татар эстрадасы йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем кунакларның күңелен ачты.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты күргәзмәсе экспозициясен карады. 2016 елдагы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында отчет белән җирлек башлыгы Илшат Тимербаев чыгыш ясады. Аннан соң эксперименталь басулары Олы Кабан авыл җирлеге территориясендә урнашкан институтның узган елгы эше турында, агымдагы елга планнары турында оешма җитәкчесе Марсель Таһиров сөйләде. Михаил Афанасьев институтның база мәйданчыгының Лаеш районында урнашуының әһәмиятен билгеләде, чөнки монда Халыкара басу көннәре үтә, ул исә аграр өлкә алдынгылары өчен  уникаль мәйданчык булып тора.

Җирлек башлыгы эшен Михаил Афанасьев «яхшы» билгесенә бәяләде, шул ук вакытта эшмәкәрлекне үстерүгә игътибар юнәлтергә чакырды. Район башлыгы сүзләре буенча, әлеге җирлек Лаеш районының гына түгел, ә Татарстанның да “керү капкалары” булып тора, чөнки якында гына “Казан” халыкара аэропорты урнашкан. “Җирлек территориясендә “Долина Махаон” торак комплексы төзү проекты бар, ул авыл җирлеге йөзен сизелерлек үзгәртәчәк”, - дип өстәде ул.

Аннан соң Михаил Афанасьев авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды. Авыл кешеләре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, алар буенча кирәкле күрсәтмәләр бирелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International