Макаровка авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе
Макаровка авыл җирлеге Советының отчет утырышында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Владимирович Фадеев һәм район белгечләре катнашты.
Утырыш башланганчы Михаил Владимирович җирлек кешеләре тарафыннан оештырылган күргәзмәне карады. Көн тәртибе буенча 2016 ел өчен отчет белән һәм 2017 елга бурычлар турында җирлек башлыгы Кормачев В.В. чыгыш ясады. Шулай ук “Лаеш балык заводы” ЯАҖ генераль директоры Кузнецов П.М. һәм полициянең участок уполномоченные майор Симонов А.А. хисап тотты.
М.В.Фадеев Макаровка авыл җирлеге Советы эшен “яхшы”га бәяләде.
Аннан соң авыл хезмәтчәннәренә район башлыгы рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Утырыш тәмамланганнан соң авыл кешеләре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, алар исә каралуга алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International