Татар Сараланы авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе
Гражданнар җыенында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты. Аңа кадәр ул Мөбарәкшиннарның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды, анда терлекләрне асрау шартлары белән танышты һәм хуҗалар белән аралашты. Илгизә Тимершина аларны мини-фермаларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларында катнашырга чакырды һәм ризалык алды.
Утырыш җирлек Советының 2016 елдагы эшчәнлеге һәм 2017 елга планнары турында отчеттан башланды, аның белән җирлек башлыгы Илшат Мөбарәкшин чыгыш ясады. Аннан соң Илгизә Тимершина авыл кешеләренә район башлыгы Рәхмәтләрен тапшырды. Соңыннан авыл хезмәтчәннәре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге алды. Мәсәлән, алар ел әйләнәсе спорт белән, шул исәптән хоккей белән шөгыльләнергә мөмкин булган спорт мәйданчыгы сорадылар. Шулай ук авыл җирлегендә даими төстә зур булмаган ярышлар, мәсәлән өстәл теннисы буенча, үткәрү һәм аларны район дәрәҗәсендә дә оештыру тәкъдиме яңгырады.  
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International