Лаеш районында интенсив төзелеш һәм капремонт дәвам итә

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе
ТР Лаеш районында берничә мөһим объект төзү планлаштырыла. Бу турыда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының рәсми сайтында  хәбәр ителә.
Республика программасы кысаларында монда яңа торак йортлар һәм социаль әһәмияттәге объектлар салачаклар һәм искеләрен реконструкцияләячәкләр. Лаеш районында спорт мәйданчыклары төзү дәвам итә. Габишевода урта мәктәп бинасына (эшләр бара инде), Никольскийда – “Аленушка” балалар бакчасына, ә Кече Елгада авыл клубына, Усадыда – “Отечество" үсмерләр клубына ремонт ясаячаклар. Имәнкискәдә яшәүче 100 яшьлек Вильдан Гариповның (1916-2016) ТР Президентына видеомөрәҗәгате буенча авылда яңа клуб төзеләчәк.
“Липки” балалар лагеренә капиталь ремонтка да акча бүленгән. Сокуры, Нармонка, Габишево, Комлы Ковали һәм Лаешта җиде торак йортка ремонт ясалачак.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International