Кече бизнеска миллион сум бүлеп бирәчәкләр

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

23 гыйнварда видеороликларның «Я Бизнесмен» бишенче юбилей конкурсы старт алды. Быел гомуми приз фонды 1 000 000 сум тәшкил итә. Җиңүчеләргә бизнесны үстерү өчен 500, 200 һәм 100 мең сум биреләчәк. Моннан тыш, иң яхшы бизнес-идеяләр ияләре үз проектларына жюри әгъзалары бәясен алачак.  

Конкурста кече бизнес вәкилләре – ИП һәм 50 кешегә кадәрге компанияләр, шулай ук әзер бизнес-идеяләре булган булачак эшмәкәрләр катнаша ала. Оештыручы – СКБ Контур компаниясе.

Шартлар гади: үз бизнесың яки бизнес-идеяң турында видео төшерергә һәм 13 мартка кадәр аны  kontur.ru/ib сайтында урнаштырырга кирәк. Төшерү өчен теләсә нинди гаджет ярый – смартфон, камера һәм башкалар. Роликның дәвамлылыгы ике минуттан артмаска тиеш.

Акча отыгыз

Быел катнашучыларны конкурс тарихында иң зур приз фонды көтә – 1 000 000 сум. Бу сумманы биш номинация җиңүчеләре үзара бүлешәчәк:

— «Выбор жюри», приз 500 000 сум, 

— «Интернет-голосование», приз 200 000 сум,

— «Социальный бизнес», приз 100 000 сум,

— «Креативный ролик», приз 100 000 сум,

— «Лучшая бизнес-идея», приз 100 000 сум. 

Төп номинацияләрдә җиңмәгән эшмәкәрләрнең конкурс партнеры яки иганәчесеннән приз алу шансы бар. Мәсәлән, «Альпина Паблишер» нәшриятыннан бизнес-әдәбият җыелмасы, ”Нетология” университетында онлайн-уку яки үз проектың турында Women Startup.Space. та лонгрид.

Үз идеяңне бәялә

Үз эшен ачарга планлаштыручы «Лучшая бизнес-идея» номинациясендә катнашучылар өчен быел махсус приз каралган. Ун иң яхшы идея авторлары жюри әгъзаларыннан үз проектларына эксперт бәяләмә алачак.

Җиңүчене кем сайлый

«Интернет-голосование» номинациясендә видеосы иң күп лайклар җыйган катнашучы җиңүче булачак. Барлык башка финалистларны экспертлы жюри билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International