Район авыл җирлекләре Советларының отчет утырышлары дәвам итә

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе
Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина Никольский һәм Рождествено авыл җирлекләре Советларының отчет утырышларында катнашты. Моның алдыннан ул җирле осталар тарафыннан оештырылган күргәзмәләр экспозицияләрен карады.
2016 елдагы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында отчет белән җирлекләр башлыклары Эрнст Алиев һәм Сергей Гуцу чыгыш ясады. Гражданнар җыенында җирлектә яшәүчеләр район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге алды. Авыл хезмәтчәннәрен су белән тәэмин итү, йортларга капиталь ремонт ясау, юллар салу, авылны төзекләндерүгә кагылышлы гадәти сораулар борчый.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International