«Вдохновение» күргәзмәсен ачу булды.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

“Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее” МБУК иҗади шәхесләрне ачыклау буенча актив эш алып бара. 1 февральдә Лаеш ягы музеенда танылган рәссам Александр Хуторовның туганының кызы Кравцова Татьяна Владимировнаның “Вдохновение” күргәзмәсен ачу булды. Күргәзмәгә өлкән буын кешеләре һәм Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары чакырылган иде. Кравцова Т.В. эшләренең техникасы төрле. Татьяна Владимировна үз эшләрендә пумала һәм май гына түгел, ә акварель карандашлар һәм гади кәгазь дә куллана. Осталык сәгате бар кешегә ошады, башкарылган эш бик матур һәм яхшы килеп чыкты. Үз эшен ул болай характерлады: “Минем рәсемдә йөрәкләр сурәтләнгән, бу минем монда сезнең барыгызны да күрергә шат булуымны аңлата. Җылы кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт”. Күргәзмә 2017 елның 1 апреленә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International