Нармонка авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе
Нармонка авыл җирлеге Советының отчет утырышы 1 февральдә булды. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты. Сессия алдыннан ул авыл мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә экспозициясе белән танышты.
2016 елдагы эшчәнлек һәм 2017 елга бурычлар турында отчет белән җирлек башлыгы Людмила Стерякова чыгыш ясады. Аннан соң үзләрен яхшы яктан күрсәткән авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү булды. Соңыннан гражданнар җыенында кешеләр район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International