2017 ел юбилейларга бай

2017 елның 4 феврале, шимбә
2017 ел юбилейларга бай
2017 ел юбилейларга бай, аларның берсе Лаеш районы оешуның 90 еллыгы. 1927 елның 14 февралендә ТАССР составында 10 район, шул исәптән Лаеш районы да оеша. Бу датага багышлап Үзәк китапханәдә “Миңа үзем яши торган як кадерле” китап-иллюстрация күргәзмәсе оештырылган. Анда районыбыз тарихы белән танышырга, үзебез яшәгән якның танылган кешеләре, нигез салынуга 460 ел булган Лаеш шәһәре турында белергә була. Шулай ук Лаеш районында туган бөек кеше - Г.Р.Державин турында, “Каравон” Бөтенроссия бәйрәме турында материаллар да тәкъдим ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International